Элвин Грей - Якын кеше (Тат.)

Элвин Грей - Якын кеше (Тат.)
  • Слушали: 72
  • Длительность: 03:21
  • Размер файла: 7.69 MB
  • Качество: 320 kbps
  • Жанр: Новая музыка 2025
  • Дата релиза: 04.03.2025
Слушать песню
Скачать трек
Скачать песню Элвин Грей - Якын кеше (Тат.) в mp3 или слушать онлайн бесплатно
Текст песни
Тормыш каккан чаклар аздан түгел
Бәргеләнеп елый кайчак күңел
Авырлыктан бетә соңгы көчем
Ярдәм кулын суза якын кешем
Кабат туам җылы сүзләреннән
Ялкын күчә кайнар йөрәгеннән
Ул маягым тормыш юлларында
Юк, бирешмим давыл, буранына
Уйларымның очын тапмый йөрим
Әллә нидән җаным өши, белмим
Бар җылысын өреп минем өче
Назга төрә шулчак якын кешем
Кабат туам җылы сүзләреннән
Ялкын күчә кайнар йөрәгеннән
Ул маягым тормыш юлларында
Юк, бирешмим давыл, буранына
Шатлык килсә бүләм аның белән
Миннән ныграк сөенәсен беләм
Анда гына күрәм бәхет төсен
Бәхетемнән өстен якын кешем
Кабат туам җылы сүзләреннән
Ялкын күчә кайнар йөрәгеннән
Ул маягым тормыш юлларында
Юк, бирешмим давыл, буранына
Юк, бирешмим давыл, буранына